ТАТАРЧА ФИЛЬМНАР,МУЛЬТФИЛЬМНАР-смотреть онлайн

ТАТАРСКИЕ-ФИЛЬМЫ смотреть онлайн



Вс
2024/05/05
19:26
 

татарча мультфильмы,спектакли,юмор,музыка



ТАТАРСКИЕ ФИЛЬМЫ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ

 
Приветствую Вас Гость | RSSГлавная | Каталог файлов | Регистрация | Вход
БАШ МЕНЮ,КАТАЛОГ
Татарская национальная кухня

Татарская кухня

РАЗДЕЛЫ
Татарские-Фильмы,Сериалы [52]
Татарские-Фильмы,Сериалы
Татарский Юмор [17]
Татарский Юмор,Татарча Юмор
Татарская-Музыка, Клипы,Видео [49]
Татар Жырлары,Татар Концертлар
Мунча Таши [19]
Мунча Таши,Шамкай
БУА САТИРА-ТЕАТРЫ [10]
БУА САТИРА-ТЕАТРЫ.Татарские спектакли онлайн
Татарские Спектакли [7]
Все Татарские Театры
Татарские Мультфильмы [29]
Татарча Мультфильмнар
Татарские Анекдоты [3]
Татарча Анекдотлар
Татарские Сказки [2]
Татарча ӘКИЯТЛӘР
Башкирские-Фильмы,Сериалы [13]
На Башкирском языке онлайн
Башкирские Концерты,Музыка [5]
Башкирское видео
Башкирские спектакли [1]
Турецкие-Фильмы,Сериалы [17]
Фильмы Турция смотреть онлайн


Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0



Рейтинг@Mail.ru

Главная » Файлы » Татарские Анекдоты

Татар халык мәзәкләре-смотреть онлайн
2013/12/02, 19:28


***

Ике аучы очрашканнар. Болар үзара сүз куешкан булган-
нар икән, берсе алдаганда, икенчесе итәгеннән тартырга, дип.
Боларның берсе:

— Мин бүген бер төлке кудым. Койрыгы бик озын иде,
менә шундый иде,— дип, ике кулын җәеп күрсәткәч, икенчесе
моның итәгеннән тарта башлаган. Ул итәктән тарткан саен,
беренчесе кулларын якынайта бара икән. Тегесе һаман тарта
икән. Ниһаять, беренче аучының чынлап торып ачуы чыккан:

— Нәрсә, синеңчә, төлке бөтенләй койрыксыз что ли! —
дигән.

***

Бер мактанчык балыкчы булган, ди. Балыктан кайткан
саен:

— Менә мо-о-ның хәтле балык тоттым,— дип, ике кулын
шактый җәеп күрсәтә, ди, бу. Моның бу мактануыннан туеп,
ике кулын бәйләп куйганнар да инде мактана алмас дип
уйлыйлар икән. Шуннан бу:

— Шундый балык тоттым, күзе менә моның кадәр иде,—
дип, бәйләнгән ике йодрыгын күрсәткән, ди.




***

Бер төркем картлар сөйләшеп утыралар икән. Бер шома
телле, шук күңелле Ибраһим атлы карт узып бара икән.
Төркемнән берәү сүз кушкан моңар:

— Әй Ибраһим агай, бер ялганлап кит әле.

— Ялганлап торырга вакыт юк. Иске почта тавында он
белән баржа баткан. Шунда ашыгам,— дип, тиз-тиз китеп
барган.

Картлар, тиз-тиз өйләреннән капчыклар алып, баржага
йөгерәләр. Барсалар он да юк, баржа да юк. Икенче вакыт
күреп бабайдан сорыйлар:

— Ник теге вакытта ялганладың? — диләр.

— Үзегез ялганларга куштыгыз бит,— ди карт.






 


 


***

Бервакыт бай, Кечкенә Алдарны очратып:

— Йә Кечкенә Алдар, мине алдый алырсыңмы? — дигән.
Кечкенә Алдар:

— Юк, алдый алмыйм, мин яшь әле, минем абыем бар, ул
сине алдар иде,— дигән.

Шуннан соң бай:

— Кайда соң ул абыең? Бар алып кил аны,— дигәч, Кечкенә
Алдар:

— Барыр идем дә ерак шул! Атыңны биреп торсаң, тиз
генә алып килер идем,— дигән.

Бай риза булган. Малайны атына атландырып җибәргән.
Кечкенә Алдарны байтак көткәннән соң гына бай үзенең
атыннан колак какканын аңлаган.
***

Парикмахер берәүнең сөйләнмичә генә сакалын кырган
да чәчен кыскартырга тотынган. Шунда, тамагын кыргалап,
сөйләнергә керешкән:

— Сез ишеттегезме? Кичә безнең шушы йортта торучы
берәү бишенче катның тәрәзәсеннән үзен-үзе атты.

— Шулай ук булдымыни, ай-һай!

— Әйе, әйе, үзем күрдем!

— Ышанасы килми. Чөнки мин кергән саен сез шундый
берәр куркыныч хәбәр сөйлисез. Нигә алай итәсез?

Парикмахер тагын тамагын кыргалаган да әйткән:

— Бик сөйләмәс идем дә, һөнәрем шулай куша бит.

— Ничек һөнәрегез куша?

— Шулай. Әгәр берәр куркыныч турында сөйләсәң, ке-
шенең чәче үрә тора да аны төзәтү җиңелрәк була.

***

Бер кеше төнлә урманга утын урларга баргач, сызгырган
тавышлар ишеткән дә, урман каравылчысы сизде ахрысы дип,
тизрәк өенә чапкан. Кайтып җиткәч тыңлап карый, тагын да
шәбрәк сызгыралар. Хатынына әйткән:

— Биклә капканы, кертмә урман каравылчысын! — дигән.
Үзе тиз генә идән астына төшеп яткан. Теге сызгырган тавыш
һаман туктамый, монда да ишетелә икән. Бик озак ятканнан
соң яхшылабрак тыңласа, аның үс; борыны сызгыра, имеш.

***

Бер әби үзенең җирен бер кызга урдырган. «Ахырдан
исәпләшербез»,— дигән. Беркадәр вакыттан соң шул ук
кыздан үзенә күлмәк тектереп алган.

Әби үзе белеп бирмәгәч, кыз икесе өчен дә хезмәт хакын
үзе сорый килгән.

Әби әйткән:

— Кызым, мин исәпләп куйдым инде, теге вакытта урак
урганың шул күлмәк теккәнең өчен булыр,— дигән.

Саранны терелтү чарасы

Бер кешенең бер саран дусты бар иде. Бер көн ул дустына
барып янына керергә рөхсәт сорады. Әйттеләр:

— Ул авырудыр, аны бизгәк тота,— диделәр. Бу кеше
әйтте:

— Янында утырып, аның тәгамен* ашагыз, шуннан тирләр
дә бизгәге качар,— диде.

***

Бер кешенең бер саран дусты бар иде. Бервакытны ул
дустына әйтте:

— И дус, мин сәфәр кылмак телимен, миңа йөзегеңне
бирсәнә, сине сагынган вакытта, бармагымда йөзегеңне күреп,
сине исемә төшерер идем,— диде.

Ул саран дусты әйтте:

— Әгәр мине исеңә төшерәсең килсә, бармагыңа кара,
кайчан ки бармагыңда йөзек күрмәсәң: «Һи, фәлән дустымнан
йөзеген сораган идем, бирмәде, дип, мине исеңә төшерер-
сең»,— диде.

***

Бер саран ике лотерея билеты алган, имеш. Ул аның
берсенә «Москвич» автомобиле откан. Әмма икенче билеты
отмаганга бик кәефе киткән.

Шундагы кешеләр аңардан:

— Ни булды, отышка риза түгелме әллә син? — дип со-
раганнар.

— Ризалыгын риза да, икенче билетны алуыма үкенеп
торам әле,— дип әйткән, ди, ул бәндә.

***

Саран кеше ашап утырганда, тәрәзәдән чебен кергәнне
күреп, урыныннан сикереп торган да аны сөлге белән куарга
тотынган. Хатыны моңа бик гаҗәпләнгән:

— Ни булды үзеңә? Акылың җиңеләймәгәндер ич? — дигән.
Саран кеше:

— Күрмисеңмени? Күрше чебене керде бит! Куыгыз,
ялатмагыз! — дип кычкырган.

***

Бер саран карчыкның мәдрәсәдә укый торган улы бар
иде. Көннәрдән бер көн улы әнисе белән күрешергә кайтты.
Әнисе әйтте:

— И улым, яхшы әле кайттың. Синең өчен нигъмәтләр
хәзерләп куйган идем. Симез каз итем, майлы коймагым һәм
куе каймагым бар. Кайсы тәгамне нәфсең тели? Ләкин берәм-
берәм генә ашатырмын,— диде.

Улы әйтте:

— И аначыгым, мин каз итен, коймакка төреп, каймакка
манып ашар идем,— диде.

***

— Син ник болай бик кайгылы, ни булды? — дип, бер са-
раннан сорагач:

— Менә хәзер генә газета укыдым, фәлән бай үлгән икән,—
дигән.

— Ник, үлсәни, ул синең кардәшеңмени? — дигәч:

— Шул шул, кардәш түгел, шул сәбәптән кайгырам,— дип
әйткән ди саран.

***

Бер карчык икенчесенә кунакка килгәч, бергәләп чәй
эчәргә утырганнар. Хуҗа кунакка сыек кына итеп чәй ясап
куйган да, үзенә салганда, «тү тут» дип, чәйне куерак төшерә
икән.

— Әй ахирәт,—ди икән кунак карчык,— миңа да «тү-
түт» ләбрәк ясап бир әле.

***

Бер картның башка чыккан уллары — Гайфулла белән
Сәйфулла саранлыкта берсеннән-берсе һич тә калышмаган-
нар.

Хәтта алар бик мул тормышлы булсалар да, кунак булып
килгән аталарына да бәрәңге генә ашата торган булганнар.

Бервакыт карт, ике улын бергә туры китереп:

— Сез менә, улларым, гадәтегез белән бер-берегезгә һич тә
охшамагансыз,— дигән.— Гайфуллага килсәм, минем тамак
һәркайчан «сыйлы» була: әрчегән бәрәңге дисеңме, әрчемәгәне
дисеңме, кабыклы бәрәңге дисеңме, кабыксызы дисеңме,
измәгән бәрәңге дисеңме, изелгәне дисеңме — төрлесе белән
сыйлыйлар. Ә менә, Сәйфулла улым, сиңа килсәм, бөтенләй
башка: бәрәңге дә бәрәңге, бәрәңге дә бәрәңге.

Бу сүзләрдән соң:

— Әти мине мактады,— дип, Гайфулла әтисенә тәмле
әйберләр дә ашата башлаган. Гайфулладан күрмәкче Сәйфулла
да әтисен сыйлый икән.

***

Бер саран кеше бал ашап утырганда ишек какканнар. Саран
икмәкне яшергән, әмма балны яшерергә өлгерә алмый калган.
Кунак өйгә кергәннән соң, икмәксез балны ашамас дип уйлап,
хуҗа аны табын янына чакырган.

— Икмәксез ашый торган булсаң, рәхим ит,— дигән.
Кунак балны иписез-нисез дә шәп кенә сыптырырга

тотынган. Саранның моңа бик эче бора бантлаган. Кунакка
әйткән:

— Эһе-эһем! Чирләп китмәгәең дип курка башладым әле.
Икмәксез бал эчне авырттыра дип әйтәләр,— дигән.

Кунак саранга әйткән:

— Әйе, дөрес әйтәсең, коры бал эчне авырттыра. Ләкин
минекен түгел, синең эчеңне авырттыра,— дигән.


***

Берәүгә килгән кунак гел майны гына сыптыра икән. Хуҗа
хатынның моңа эче поша башлаган:

— Әйдә, аша әле, кунак, аша, маен яратсаң, әнә катыгын
аша,— дип кыстый, ди.

Кунак кеше:

— Синең маең да катык кебек бик тәмле,— дип әйтә, ди.

***

Кода базарда икенче авылдагы кодасын очраткан да аны
өенә алып кергән. Утырышкач, хуҗа кода:

— Әйдә чәй кайнаганчы бер тартып алыйк әле! — ди.

Бер тарталар, чәй юк, ике тарталар, өч тарталар, чәй һаман
юк. Вакыт кичкә авыша.

— Ярый, кода, миңа кайтырга вакыт, рәхмәт! — ди кода.

— Ярый инде алайса, хуш иттек. Икенче килгәндә кода-
гыйны да алып кил! — ди хуҗа.

— Әй кодакаем! — ди кунак,— кодагыең тәмәке тартмый
шул ул!

***

Бибигайни ерак кардәшләренә кунакка килгән дә китми
дә китми, ди. Атна артыннан атна үткән, кунак булган кеше
кайту турында әле уйламый да икән.

Йорт хуҗасының моңа эче поша башлаган. Шуннан ул,
юк сылтауларны бар итеп, базарга барырга җыенган да,
ишектән чыгышлый:

— Хуш, Бибигайни, мин кич кенә кайтам. Мин кайтканда
син булмассың инде,— дигән.

***

Самат белән Закир дигән ике дус бер елны берсе, икенче
елны икенчесе өйләнергә булганнар. Самат беренче булып
өйләнгән. Туй мәҗлесендә иптәш егете Закир аңа бер сыер
бүләк итмәкче булган. Ләкин бер ел узып китсә дә, сыерны
әле һаман бирми икән.

Икенче елны Закир үзе өйләнгән. Дусты Самат туйда аны
болай дип котлаган:

— Дус егетемнең туен котлап, үзе бирмәгән сыерның
бозавын бүләк итәм,— дигән.

***

Берәүнең күрше авылда әрсез бер танышы булган. Ча-
кырмаган чакта да кунакка килеп, озаклап утыра, күбенгәнче
ашый икән бу. Хуҗаның моны биздерәсе килгән. Бервакыт
теге килүгә хуҗа, күршедән тагы бер самовар алып чыгып,
ике самовар чәй куйдырган. Кыстый-кыстый бер самовар
чәйне эчерткәннәр моңар. Икенчесен керткәннәр.

— Җитте инде, бик хушландым,— дигән кунак.

— Бусы алдагы килүең өчен булыр,— дип, тагын бик каты
кыстап эчертә башлаганнар. Кунак шабыр тиргә баткан. Көч-
хәл белән чыгып котылган. Шуннан бу вакытлы-вакытсыз
кунакка йөрмәс булган.

***

Габделҗаббар узып барышлый үзенең иске танышына
кунарга кергән. Хуҗа, моны каршы алып, сый-хөрмәт күрсәт-
кән. Бер кич кунасы Габделҗаббар өч кич кунак булган. Хуҗа
кунактан туя башлаган һәм әйткән:

— Габделҗаббар туган, инде өченче көн торасың, балала-
рыңны, хатыныңны сагынгансыңдыр,— дигән.

Тегесе әйткән:

— Бераз сагындым шул. Әллә атыңны җибәреп хатыным
белән балаларымны да алдырасыңмы? — дигән.


***

Алдап-йолдап яшәүче бер кеше һич таныш булмаган
берәүдән бурычка акча сораган. Теге кеше: «Әллә мин бу
кешене таныш булып та оныттыммы икән?» — дип тә уйлап
караган. Ниһаять, таный алмагач:

— Мин сезне белмим бит,— дигән.

— Шул шул,— дигән теге кеше,— таныганнар бурычка
бирмәгәнгә күрә сездән сорыйм да мин.


***

Бер кеше үзенең дустына кунакка килгән. Хуҗа табынга
яңа гына язылган май куйган. Кунак сыпырта гына икән
майны. Өйгә кайткач:


— Ну, ашадым да соң май! — дип мактана, ди, бу. Хатыны
моңа:

— Майны күп ашарга ярамый, сукырайта ул,— ди икән.
Бу кеше икенче тапкыр кунакка килсә, өстәл өстендә

бернәрсә юк, ди. Кире әйләнеп кайткан да:

— Әллә сукырайдым инде, өстәлләрендә бернәрсә дә күр-
мәдем,— дип әйткән, ди.

***

Кибетче Ясәви көне-төне эчкән дә эчкән. Тикшергәннән
соң акча туздыруы билгеле булгач, моңа бик күп нәрсәсен
сатарга туры килгән. Шунда сыеры да «ычкынган».

Таныш ларыннан берсе очрап:

— Синең урынга кибеткә кем керде соң? — дип сораган.
Ясәви:

— Мин чыктым, сыер керде,— дигән.

***

Элек бер бай үзенең өендә ашап-эчеп утырганда сөйләшә
киткән:

— Фәлән җирдәге бодайның дисәтинәсеннән илле-алтмыш
пот чыгар, шулчаклы уңган,— ди икән. Шуннан соң йокым-
сырап утырган олы малаеннан сораган:

— Синеңчә күпме чыгар?

Тегесенең башында бөтенләй башка нәрсә икән:

— Билгеле инде ул, бер яртыдан тулар-тулмас өч стакан
чыга,— дигән.

***

Бер адәм бер исереккә: «Күзең чыкканмы! Кешегә килеп
сугыласың! Күрмисеңмени монда кеше барын?» — дигәч,
исерек:

— Минем күзем сине күрмәү генә түгел, ике итеп күрә.
Мин уртагыздан узмакчы идем дә, ялгыш сиңа килеп бәрел-
дем,— дигән.

***

Әхмәдиша Бәрәңге районы базарына сыер сатарга киткән
җиреннән ун көн үткәч кенә кайтып кергән.

Кайту хәбәрен ишетеп, күршесе Барый абзый керә. Сүз
куертып утыра торгач, йомшак кына шундый сорау биреп
куя:

— Күрше, хәлләрең ничек, әйбәтме соң?

— Минем хәлне бик беләсең килсә, үз сыерыңны сат та,
ун көн эчендә шуның акчасын эчеп бетереп кара,— дип җавап
бирә Әхмәдиша.

***

Барый исемле берәү урманга утынга барган. Кайтырга
чыккач, юлда бер авылга кереп, утынның яртысын сатып
эчкән.

Кайткач хатыны:

—Карт җүләр! Утынның яртысын тагын сатып эчтеңмени?
Алып кайт хәзер үк! — дип, Барыйны куа башлаган.

Барый хатынына:

— Бибигайшә, җан кисәгем, күрмисеңмени, мин олауга
утынны таптый-таптый төягән идем, шуңа гына аз күренәдер,
күп анда утын,— дигән.

***

Хаким. Бу әйберне син урладыңмы?

Карак. Гомердә урлаганым юк.

Хаким. Менә бу егет урлаганыңны үз күзе белән күреп
торган бит.

Карак. Ул алдаша. Мин бу әйберне алганда анда бер кеше
дә юк иде.

Менә нигә чыкмый икән!

Бер егет сирәк очрый торган материал сатып алып, костюм
тектерү нияте белән, тегүче Сәйфетдингә барган. Сәйфетдин
үлчәп-үлчәп караган да:

— Булмый, энем, чыкмый,— дигән.

Егет Гыйльметдингә киткән. Гыйльметдин үлчәп караган
да:

— Була, энем, фәлән көнне килерсең,— дигән.

Егет костюмны алырга баргач, ишегалдында уйнап йөргән
бер бәләкәй малайга күзе төшкән. Малайның өстендә өр-яңа
бишмәт, ә материалы нәкъ бу егетнеке кебек икән.

Егет акчаны түләп костюмын алган да Сәйфетдингә кергән.

— Менә Гыйльметдин абый тегеп бирде. Ә син чыкмый
дип әйткән идең,— дигән.

Сәйфетдин карап-карап торган да:

— И энекәем, бигрәк беркатлы кеше икәнсең. Гыйль-
метдиннең малае биштә генә бит аның, ә минеке унбердә,—
дигән.

***

Хаким бер карактан жавап ала икән:

— Моңа кадәр төрмәдә утырганың булдымы?

— Булды.

— Ни өчен?

— Томау төшкән өчен.

— Юкны сөйләмә! Ул ни дигән сүз? Томау төшкән өчен
төрмәгә утыртырга дигән закон юк. Әгәр аның өчен утырта
башласалар, бөтен дөньяны төрмәгә тыгарга туры килер иде.

— Юк, хаким әфәнде, болай булды ул: мин берәүнең өен
басарга кергән идем дә, томау төшкән чак иде, ялгыш кына
төчкереп җибәрдем. Шунда мине эләктереп тә алдылар.

***

Юлдан бик күп юлаучылар узып барганда, берәү бәке
янында өтергене җепкә бәйләгән дә суга салып тора. Юлчылар:
«Нишлисең?» — дип сорыйлар. Теге кеше: «Балык тотам»,—
ди. Юлчылар җыелалар да:

— И тинтәк, өтергегә балык эләгәмени,— диләр.
Теге кеше:

— Моннан эләкмәсә, тегеннән эләгә ул,— ди. Юлчылар
монда җыелган арада, балыкчының иптәшләре тегеләрнең
йөкләрендәге әйберләрен урлап китәләр.

***

Сыраң артык җылынган дип, кешеләр сыра сатучыга
зарланалар икән.

Сатучы үз-үзенә:

— Ярамассың бу кешеләргә! Мичкәгә әле генә ике чиләк
сап-салкын су салган идем югыйсә,— дигән, имеш.

***

Берничә кеше бик яхшы тун урлап, араларыннан берсен
базарга сатарга җибәрделәр. Бу кеше тунны базарга алып кил-
де. Ләкин икенче бер карак бу күрмәгәндә тунны урлап качты.

Әүвәлге кеше иптәшләре янына әйләнеп кайткач, аннан:

— Йә, тунны ничә сумга саттың? — дип сорадылар.

— Алган бәясенә саттым,— диде.

***

Берәү төрмәдә башын ялангач идәнгә, аягын мендәргә куеп
ята икән.

— Ник алай итәсең? — дип сорагач:

— Мин шул башым аркасында төрмәгә кердем, шуңар кү-
рә җәзалыйм,— дип әйтте ди.

***

Бер карт йөз яшьтән узса да зирәк, сәламәт икән. Көннәрдән
бер көн шул яшьләрдәге бер карчык бу картка:

— Әй син, без бик күп яшәдек, үлем безне онытмадымы
икән,— дигәч, карт:

— Чү, болай кычкырып сөйләшмә. Алла, ихтимал, искә
төшерер дә харап булырбыз. Бер мәкаль бар: «Йоклаган
арысланны уятма»,— дигән, ди.

***

Кәр көн урманнан җилкәсенә утын күтәреп ташучы бер
карт, көннәрнең берендә, ифрат дәрәҗәдә арып, йөкне таш
өстенә куйган да:

— Туйдым дөньядан, әй әҗәл, син кайда?! — дигән.
Сүзе бетәр-бетмәс каршысына әҗәл килеп тә баскан.

— Мин әҗәл, миндә нинди хәҗәтең бар? — дип сораган,
карт:

— Шушы утынны җилкәмә күтәреп куйсана! Башка йомы-
шым юк! — дигән.

***

Бервакыт бер әби бик каты авырып киткән. Аның хә-
лен белергә кешеләр килгән. Беркөнне моның абыйсы да
кереп:

— Шулай бик каты авырдыңмыни? Мине таныйсыңмы
соң? — дип сораган.

Шуннан соң әби:

— Танымыйм шул, Лотфулла абый,— дигән дә елап җи-
бәргән, ди.

***

Бер бабайның башы авырткан кебек булган да больницага
килгән. Врач бабайның авырткан җирен сораша башлаган.

— Башым авырта, бәбкәм,— дигән.
Врач бернинди дә чир тапмагач:

— Ул, бабай, картлыктан,— дигән.

Шуннан соң бабай, эчем авырта, дип тә карый, кул-
аякларым сызлый, дип тә әйтә. Врач һәммәсенә дә бертөрле
җавап бирә икән.

— Барысы да картлыктан, бабай.

Бабайның бер дә карт буласы килми икән. Ачуы килгән
дә врачка телен чыгарып күрсәткән. Врач ачуланмаган.

— Бу да картлыктан, бабай,— дигән дә өенә озатып куйган.

***

Бер бабай поликлиникага барган. Анда аңа градусник
куйганнар. Бабай шул килеш кайткан да киткән. Икенче
көнне:

— Мәгез, кызым, даруыгыз бик килеште, терелдем инде,—
дип, градусникны китереп биргән, ди.

***

Галимулласы Сәгыйдулла

Бер авылда ялгызлары гына бик карый* карт белән карчык
яшәгәннәр. Чәй эчәргә утырган саен карты карчыгына:

— Карчык, безнең мәрхүм балаларның кеме кем атлы ие
соң әле — Галимулласымы Сәгыйдулла, Сәгыйдулласымы
Галимулла? — дип сорый икән. Карчыгы:

— И карткаем, тәмам акылың җиңеләеп бара, ничә тапкыр
әйттем инде мин сиңа: «Сәгыйдулласы Галимулла түгел,
Галимулласы Сәгыйдулла!» — ди икән.

***

Оныгы техникумга конкурс аша үтә алмаган бер әби
күршесенә болай дип сөйләп тора икән:

— Кайтты шул, көрәлмичә кайтты, күгәрченем... Имти-
ханнарын да биргән, кукуруз аша гына үтә алмаган. Шундый
да өлгер бала үтә алмаслык кукуруз үстерәләр икән, Ходаем.
Ахырзаман могҗизасы инде бу, ахыр заманныкы...

***

Бабай төнге каравылга ялланмакчы булган. Аңа төрле
сораулар биреп сынап караганнар.

— Бу эшкә теләсә кемне алып булмый бит,— дигәннәр.—
Сездә шушы хезмәткә кирәкле сыйфатлар бармы соң?

Әлеге бабай:

— Бар, бар,— дип җавап биргән,— минем йокым бик
сак. Әз генә шылт иттеме, шундук уянам.

***

Бер әби юлга чыга да кулын күтәреп бер автобусны туктата:
«Шынталыга барам, утырт әле, улым»,— ди. «Утыртам,— ди
шофер,— ләкин 5 тәңкәлек урынга утырасыңмы, 3 тәңкә-
леккәме? Алда 5 тәңкә, арттагы урын 3 тәңкә»,— ди. «Әй,
ярар миңа 3 тәңкәлек тә»,— дип, әби артка кереп утыра.

Автобус буш була, кызу барганга карчыкны әле алга, әле артка
чөертеп кенә йөртә.

Килеп җиткәч, әбидән сорыйлар:

— Әби, ничек килдең соң?— дип.

— Әй, шундый рәхәтләнеп килдем, әле 5 тәңкәлек урынга
барып утырам, әле 3 тәңкәлеккә, ярты юлымны бушлай
килдем,— дигән.

***

Гайниҗамал әбине авыл советына дежур итеп куйганнар.
Мәктәп директоры районга киткән икән. Шул телефоннан
шалтыраткан.

— Әби, барып кына әйтсәнә, иртәгә мәктәпкә завроно белән
инспектор килә, вак-төякне рәтләбрәк куйсыннар,— дигән.

Әби, мәктәпкә барып:

— Дирихтрыгыз тилиграм сукты, иртәгә зәгъфыран белән
эскефидәр китерәләр дип әйтеп әйтте,— дип, укытучыларны
таңга калдырып киткән.

***

Ике әби сөйләшеп торалар икән. Берсе:

— Безнең совхозга директор районның үзеннән килде,— ди.
Икенчесе, колакка саграгы, тегесен уздырырга тырышып:

— Сезнең иликтер районнан гына икән, ә безнеке тимер-
чыбык буенча Куйбышевтан килә, ул аннан килеп җитә дә
алмас иде, трасматр белән кудырталар икән,— дигән.

***

Бер аксак кешене шаяртмакчы булганнар.

— Нигә соң уң аягың белән гел чокырга басасың,— дигән-
нәр.— Тигез җиргә бассаң, җайлырак булмасмы?

Аксак та төшеп калган кешеләрдән түгел икән.

— Юк,— дигән.— Сез үзегез абайламагансыз. Уң аягым
чокырга басмый минем, бәлки сул аягым калку урынга туры
килә дә тегесе чокырга баскан шикелле күренә.

***

Бер мәҗлестә табынга бөтен үрдәк китергәннәр. Анда бер
сукыр кеше дә бар икән. Кунаклар, шаяртып, үрдәкне бүләр
өчен аның алдына куйганнар. Сукыр, бүлеп-нитеп тормаган,
үрдәкне ботарлап ашарга да тотынган.

Кунаклар көләргә дә, көлмәскә дә белмиләр икән.

— Тукта әле, бу ничек була инде, без нәрсә ашыйк? — ди-
гәннәр.

Сукыр ал арга әйткән:

— Белмим шул, ничек булганын мин күрмим бит. Су-
кырга үрдәк булгач, күзлеләргә каз тигәндер инде, сез үз өле-
нгегезне ашагыз,— дигән.

***

Сукыр әби бер кулына чүлмәк, бер кулына фонарь тотып
кар базына чыга икән. Моңар бер кеше очраган:

— Син сукырга фонарь нигә кирәк булды? Барыбер күр-
мисең бит! — дигән.

Сукыр әби әйткән:

— Сезнең ише күзле сукырлар бәрелеп чүлмәкне ваттырыр-
сыз, дип курыктым,— дигән.

***

Бер күзле, кем яхшырак күрә, дип ике күзле белән сүз
көрәштерә башлаган. Моңа каршы ике күзле:

— Билгеле, мин яхшырак күрәм. Чөнки минем күзем
икәү бит,— дигән.

— Юк шул,— дигән бер күзле.— Мин яхшырак күрәм.
Әнә бит син миндә бер генә күз күрәсең, ә мин синдә икене
күрәм.

***

Бер бөкре кеше капка төбендә тора икән. Шулвакыт ул,
үтеп баручы бер аксакны мыскыл итәргә теләп:

— Әй Камали! Кая барасың болай, шыгыр-шыгыр музы-
калар уйнатып? — дип кычкырган.

Аксакның бер аягы протез булган.
Ләкин аксак та аптырап калмаган:

— Мин синең аркаңа капчык асып чыкканыңны күреп
берәр җиргә барасыңдыр дип уйладым. Сине музыка белән
озатырга килә идем,— дигән.

***

Бер саңгырау бабай читән үрә икән. Үтеп баручы аның
янына килеп юл сораган.

— Исәнмесез, бабай. Миңа Тау арты урамы кирәк. иде.
Каянрак барыйм икән?

— Читән үрәм әле.

— Мин сездән юл сорыйм бит. Ни эш ләгәнегезне болай
да күрәм.

— Сирәк дип, улым, кәҗә-сарык кермәслек булса ярар
инде,— дигән карт.

***

Бер чукрак карт су буенда көймә ямый. Берәү килә дә
картка:

— Әссәламегаләйкем,— ди.
Карт:

— Көймә ямыйм,— ди.
Килгән кеше:

— Сәлам бирдем, ник кайтармадың?— ди.
Карт:

— Һи, буйдаы-буйга ярык,— ди.

***

Карт белән карчык үзләре дә, аларның бердәнбер кызлары
да саңгырау булганнар, имеш.

Менә беркөнне карт, өенә кайтып, карчыгына дәшкән:

— Сиңайтәм, мин Чаллыга барасы иттем, кая, яңа итегемне
карап бирсәнә,— дигән.

Карчык, билгеле, берни дә ишетми калган, әмма картның
ирене кыймылдавыннан абайлап, ашыйсы килеп кайткан ахры
дип уйлаган. Ул кызына дәшкән:

— Кызым, атаң ачыгып кайткан, самовар куеп җибәр-
сәнә,— дигән.

Кызның башында бөтенләй башка уй икән. Ул әйткән:

— Шулаймыни? Сез әйткәнгә чыкмыйча булмас инде
алайса,— дигән,— сезгә ошаган егет миңа да ошар, мин
риза.


***

Бер кеше юлга чыккан. Бу сөйләшкәндә тотлыга икән.
Күпер чыкканда бер кешене очраткан да сорый икән:

— Б-б-б-бу а-а-авылга җ-җ-җыракмы?— ди икән.
Тегесе дә тотлыгып сөйләшүче булган:

— Ө-ө-ч-ч чакрымлап б-б-булыр,— дигән.

Бусы, мине үрти, дип белгән дә тегесен күпердән суккан
да төшергән, тегесе бата да башлаган.

— Б-б-батам бит, к-коткар с-с-сана,— дигән.
Монысы һаман:

— Ү-ү-үзе б-б-бата, үзе ү-ү-үрти,— ди икән.

***

Берәүнең кызлары сакау икән. Аналары яучы киләсен
ишетеп, үзе йомыш белән киткәндә кеше-мазар килә калса,
кычкырып сөйләшмәскә кушкан.

Яучы килгәч, болар башта бер дә сөйләшмәгәннәр, тын
гына утырганнар.

Бәхетсезлеккә каршы бер заман сөт ташый башлаган. Кече
кызлары түзмәгән:

— Чөт тачый! — дип кычкырып җибәргән.

Моны ишеткәч, уртанчы кыз сеңлесен орышырга то-
тынган.

— Әни сиңа ни әйтте, чөйләчмәсәң ни була! — дигән.
Олылары әйткән:

— Кече тәчсә тәчәр, мин тәчмим!— дигән.
Яучы, моны ишеткәч:

— Әй, булмады ла бу, болар барысы да сакау икән ләба-
са! — дип кайтып киткән.

***

Бер карчыкка көннәрдән беркөн хат килеп төшә. Әйлән-
дереп-тулгандырып карый да Сәрвиҗамал әби, үзе укый
белмәгәч, күрше кызын чакыра.

— Шушыны укып кына бирмәссең микән, Рәүшан кызым,
кемнән икән?

Кызның да грамотасы такы-токы гына икән. Ул, хатны
ачып, көч-хәл белән иҗекләп укырга керешә:

— Кү-күп-ти-тин кү-п сә-сә-лам...

Әби ахырына кадәр укыганны да көтми:

— Ә, олы кызым Фәрхинурдан икән. Ул шулай тотлыгып
сөйләшә иде,— дип шатланган.

***

Әүвәлге заманда ике кеше яшәгән. Аларның берсе таз,
икенчесе корчаңгы булган. Беркөнне болар юлга чыгып
киткәннәр. Китәр алдыннан сүз куешканнар: таз башына
кунган чебеннәрне кумасын, корчаңгы — кашынмасын.

Юлда барганда боларга бер кеше очраган. Ул бер авылга
юлны сораган. Иң беренче булып таз җавап биргән:

— Тегеннән әйләнеп кил,— дигән булып, башына кунган
чебеннәрне куа икән бу.

Корчаңгы исә:

— Аннан да килмә, моннан да килмә! — дип кашына икән.

***

Бер егет буранлы бер кичтә, ак куй тиресеннән тектергән
чикмәнен киеп, күңеле төшкән кызны тәрәзәдән карарга бара.
Кыз өй эчендә әрле-бирле эшләп йөри. Егеткә ул бармагы
белән: «Чыгам, көт!» — дип ишарәләгән кебек тоела. Бу
чикмән изүләрен япкалап, тәрәзә каршына чүгәләп көтә
башлый.

Иртән кызның атасы кар көрәргә чыга. Бераз көрәсә, ак
чикмән чабуын күрә. Тартып караса — егет чүгәләп утырган
да йоклап калган.

— Син нишләп монда көрт астында? — ди бабай гаҗәп-
ләнеп.

— Әй бабай, яшь чак — дәртле чак, синеке дә булгандыр,—
ди дә егет торып китә.

***

Мәликәнең абзар арасына чыкканын күргәч, әтисе:
— Кызым, сарыкларга күз-колак бул әле, берсе чирләп
торган кебек иде,— дигән.

Кыз абзарның капкасын ачып караса, сарыкларның
башкалары яткан, берсе генә басып тора икән. Мәликә бу
елны Камык кушаматлы кешенең улы Сәет белән йөр-
гәнлектән, уенда-исендә гел Сәет булган. Тыштан керүенә
әтисе:

— Сарыкларга күз салдыңмы?— дип сорагач, Мәликә:

— Барысы да яткан, бер Камык Сәете генә аяк өсте,—
дигән.
 

Категория: Татарские Анекдоты | Добавил: Фаиль
Просмотров: 1649 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Поиск
Друзья сайта
Шубино-Видео.ру Татарcкий видео портал села Шубино

2013 © Татарские,Башкирские,Турецкие,Узбекские фильмы,сериалы смотреть онлайн